Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан вәкилләре Төрки яшьләр көннәрендә Сабантуй уздырды


Македониянең Охрид шәһәрендә 13нче Төрки яшьләре көннәре оештырылганын хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә ерак сәфәрдән 8 кешедән торган Татарстан вәкиллеге кайтты.

Төрки яшьләре көннәрендә иң зур вәкиллек Татарстаннан һәм Казахстаннан булган. Анда Татарстаннан Чаллы һәм Казан шәһәреннән “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре һәм журналистлар катнашты. Ә гомумән, 5 августа башланып бер атна дәвам иткән бу чарага 200дән артык яшьләр җыелган. Аларның кайдан булулары турында “Ирек мәйданы” газетасы хәбәрчесе Римма Бикмөхәммәтова:

Македония төрекләре, казахлар, үзбәкләр, төрекмәннәр, кыргызлар, Русиядә азчылык милләт булып яшәгән хакаслар, шорлар, Алтай яклыранна вәкилләр бар иде. Һәр халык үзен күрсәтә алды, төрле чаралар узды. Татарлар инде беренче тапкыр барысына да Сабантуйның ничек узуы белән таныштыра алды. Бик күп милли уеннар булды: капчыкларда сикерү, авызга йомырка куйган кашык кабыр йөгерү, урындыкларда ат чабышы да, таяк белән тартышу да булды. Барысы да бик ошаттылар. Сабантуй Мигъраҗ кичәсе белән туры килгәнлектән, төрекләр зур савытта хәлвә эшләп шуның белән сыйладылар.

Римма Бикмөхәммәтова Төрки яшьләре көннәрендә беренче генә тапкыр катнашса, Гамил Гыйбадуллин инде оешканнан бирле аны я күзәтеп, я анда катнашып килә. Быелгы чарада күтәрелгән проблемлар турында Гамил Гыйбадуллин:

Русиядәге төрки халыкларының ассимиляция проблемалары, ксенофобик тойгылар, фашистик хөҗүмнәр, вөҗдан иреге, сүз иреге турында да сөйләшүләр булды. Бу бер Русиягә генә хас әйбер түгел. Үзбәкстанда да, Төркмәнстанда да һәм башка илләрдә дә бар.

Римма Бикмөхәммәтова:

Төрек яшьләре генераль сәркатибеннән интервью алганда, ул татарларның хәле әле яхшы диде. Сездән дә наччарак хәлдә булган уйгурлар, Гыйрак төрекмәннәре, Алтайда яшәүче шор кебек халыклар бар. Шорлар хәзер гомумән 12 мең генә калганнар. Уйгурларга шулай кытайларга кебек бер баладан күбрәк бала тудырырга ярамый икән.

Римма Бикмөхәммәтова әйтүенчә, Төрки яшьләре көннәрендә төрле фикер алышулар һәм мәдәни чаралар үрелеп барган. Русиядән килгән вәкилләр төрекчә белмәү сәбәпле, урысча аралашканнар. Төрекләрне исә Русия төбәкләре мәктәпләренә православ мәдәнияте нигезләрен кертү гаҗәпләндергән. Алар бу хәлне һич аңламаганнар. Охридта шулай ук яшь төрки журналистлар һәм язучылар берлеге дә оешкан. Әйтергә кирәк, төрки яшьләре көннәре ел саен төрле илләрдә уза. Әмма киләсе ел кайда үтәсе әле билгеләнмәгән, чөнки теләүчеләр бик күп икән.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG