Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милиционерларының Сабантуе узды


Узган шимбә, ял көннәрендә республикада милиция көннәре уңаеннан Татарстан хокук сакчылары бәйрәме иттеләр. Аларның эшчеләренә яңа фатирлар бирелде. Юл хәрәкәте иминлеге бүлегенә яңа биналар тапшырылды. Ял көнне милиционерлар Казанның Тынычлык бистәсендә үзләренең Сабантуйларын үткәрделәр. Ә бу вакытта машина йөртүчеләр бәйрәм көне булуга карамастан үз вазифасын башкаручы милиционерларга шрафларлар түли тордылар. Кояшлы-кызу һава астында узды Татарстан милиционерларының бәйрәмнәре, сабантуе. Төп башлыклары Әсхәт Сәффаровтан башлап, Рифкат Миңнеханов һәм башкалары хокук сакчылары көннәре “ура”га үтсен өчен барысын да эшләделәр. Милицияләрнең сабантуена кунак буларак Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. “Бүген Татарстан халкы тыныч йоклый. Аларны тәҗрибәле, көчле хокук сакчылары саклый. Көч, физик культура, спорт һәм милиция бер-берсеннән аерылгысыз!” – диде Мөхәммәтшин бәйрәмнең ачылышында. Ләкин көн эссе булгач шул ук хокук сакчылары озын-озак сүзләрне тыңлыйсылары килмәде. Алар күләгәгә талпындылар, кояш астында тамашаларны күзәтү уңайсыз иде. Болай милиция көннәре хокук сакчыларының үзләре өчен көтеп алынган вакыт дип әйтергә була. Эчке эшләр министрлыгы кешеләренә 58 яңа фатир бирелде, милиционерлар хезмәт коллективлары белән очрашып үзләренең уңышлары һәм эшләре белән таныштырдылар. Һәм менә бәйрәмнең иң зур ноктасы сабантуй булды. Хокук сакчыларының төп башлыгы Әсхәт Сәффәров исә үз эшчеләрен һөнәри бәйрәм белән котлаганда бу бәйрәмне 6 ел рәттәт оештыруларын әйтеп китте. ““Милиционер” сүзе Татарстанда хәзер куркыныч, җанга ятышсыз булып яңгырамый, халык белән дуслык арта. Хәзер без күрсәткән уңышларыбыз белән горурлана алабыз!” – дигән җөмләләр дә ишетелде аның чыгышында. Аның сүзләрен раслагандай мәйданда ОМОН, сак хезмәте, кинолог хезмәткәрләре үз чыгышларында, спорт уеннарында осталыкларын күрсәттеләр. Сәффәров үзе волейбол уйнады. Хокук сакчылары бәйрәм итә дип машина йөртүчеләр күзәтүче булмады түгел булды. Ял көне Чаллы юлы буенча Казанга килгәндә 22 яшьлек егетне туктатканнар, егет туйдан соң булган, моны сизгән туктатучылар. Егет 5 мең биреп белән юлын дәвам итә алган, хокук сакчысының баштагы бәясе 20 мең була. Әгәр бу егет акча бирмәгән булса яңа канун буенча машина таныклыгыннан коры калыр иде. Кайбер шоферлар яшел киемле, аклы-каралы таяк туктаткач яңа кануннарны ишетмәдем, белмәдем дип әйтә икән. Ләкин хокук сакчылары моңа инде исләре китми. Машина йөртүчеләр шул ук юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына ризасызлык белдерә алалар, хат белән, шалтыратып. Юл буенда аклы-каралы таяк тотканнар күбесенчә үз кесәсенә эшли торгандыр инде дигән сорауга республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән мондый җавап бирделәр. - Махсус бүлек алар артыннан яшерен күзәтеп йөри… Димәк барсыда күзәтелә, шул ук халыкны күзәтүче милицияне дә күз уңында тоталар икән. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG