Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Астаховка карата җинаять эше ачылмыячак


Адвокат Павел Астахов, үзенең “Рейдчы” дип аталган романы басылып чыгу уңаеннан җинаять эше ачылмыячагын белдерде. Прокуратура, бу мәгълүмәткә аңлатмалар бирмәде. Җинаять эше ачуны Мәскәү эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Иван Глухов таләп иткән. Ул, бу әсәрдә үзенең кул астында эшләүчеләргә карата һәм гомүмән, Русия хокук саклау системасының дәрәҗәсен төшерә торган ялган мәгълүмәтләр күреп алган. Астахов сүзләренә караганда, тикшерү, җинаять эше ачар өчен нигез юк, ә инде Глуховның гаризасы уйдырмага һәм шәхси фикеренә нигезләп язылган, дигән карарга килгән.
XS
SM
MD
LG