Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда Германия ватандашы азат ителде


Кабулда махсус операция нәтиҗәсендә тотык итеп алынган Германия ватандашы азат ителгән. Кеше урлаучылар кулга алынган, азат ителгән хатынны Кабулдагы Германия илчелегенә тапшырганнар. Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер Берлинда узган матбугат очрашуында “Без Германия ватандашын азат итү уңышлы узган операция хакында сөнечле мәгълүмәт алдык. Мин беренче чиратта Әфганыстан иминлек хезмәтенә рәхмәт белдерәм. Алар катнашыннан башка ватандашыбызны азат итү мөмкин булмас иде”- дип белдерде. Хәйрия оешмасы хезмәткәре, Германия ватандашы Кристина Майер Әфганыстан башкаласында шимбә көнне тотык итеп алынган иде.
XS
SM
MD
LG