Accessibility links

Һаага мәхкәмәсендә Тейлор эше гыйнвар аенда каралачак


Һаагадагы халыкара хәрби җинаятьләр мәхкәмәсе, Либериянең элекке президенты Чарльз Тейлор эшен карауны киләсе елның гыйнвар аена күчергән. Мәхкәмә рәисе, Тэйлорның яңа адвокатына мәхкәмә эшләре белән танышыр өчен вакыт кирәк, дип белдерде. 1997 елдан Либерия президенты булган Чарльз Тейлор 2003 елда вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Ул, күршее Сьерра Леонда барган ватандашлар сугышы вакытында, хәрби җинаятьләр башкаруда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG