Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качараваны үтерүчегә чыгарылган хөкем карары үзгәрергә мөмкин


Петербурда, дәүләт гаепләве антифашист-студент Тимур Качараваны үтерүчегә карата чыгарылган мәхкәмә карарын Югары мәхкәмәгә яңадан тикшертүгә бирде. Мәхкәмә, 7 августа хулиганлык белән үтергәне өчен Александр Шабалинны 12 елга каты режимлы төрмәгә хөкем иткән иде. Прокуратура җинаятнең хулиганлык нияте дигән билгеләмәсен үзгәртеп, төрмәдә утыру вакытын озайтырга тәкъдим итә. Бу җинаять эше буенча тагын алты кеше мәхкәмәгә тартылган. Алар, милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп, ике елдан өч елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Качаравага һәм аның дусты Максим Згибайга 2005 елның нояберендә һөҗүм иттеләр. Качарава пычак яраларыннан һаләк булды, Згибай авыр хәлдә хастахәнәгә салынды.
XS
SM
MD
LG