Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава аланы җитәкчесе урынына кайтарылды


Русиянең Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Уфа һава аланын бар мөлкәте белән федераль милек итеп күчереп, җитәкчесе Анотолий Приваловны һәм аның 10 урынбасарын урыныннан алган иде. 17нче август һава аланында урам җыены узды. Алар һава аланына рейдер юлы белән кулга төшерү бара дип белдерде һәм иске җитәкчелекне кайтаруны таләп итте. Каршы очракта эш ташлаячакларын белдергән иделәр. Ниһаять, Анотолий Привалов вазыйфасына кайтарылган. Иң кызыгы шул, яңа билгеләнгән баш Төркиядә ял иткән булган. Приваловны федераль җитәкчеләр түгел, ә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән вазыйфасына кайтарылган.
XS
SM
MD
LG