Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Гали һәйкәле торган бакча Көньяк Африка Республикасыннан килгән Бестның иң яраткан урыны


“Монда ял итергә рәхәт. Күңелгә хуш килә. Шәһәр үзәгенә урнашканга күрә, бакчасы да бик җайлы”,- ди Бест. Ул Казан дәүләт энергетика универститетында укый. Бакчада ул дус кызы белән бергә иде. Тик Бест Казанның 1000 еллыгы паркындагы һәйкәлнең кемгә куелганлыгын белмәвен яшереп тормады. Аны гаепләп тә булмый. Чөнки шагыйрь басып торган ташка Кол Гали дигән сүздән башка берни дә язылмаган. Шагыйрь икәнлеге турында да, кайсы чорда яшәве дә ләм- мим. Явыз телле яшьләр һәйкәл янындагы эскәмиягә юл тотканда “Пошли к дедушке с колом” дип тә җибәрәләр икән. Ник дигәндә Кол Галинең беренче сүзе урысча шулай яңгырый. Казанның кемнең кем икәнлеген аңлатып торуда уңай тәҗрибәсе бар инде. Мисал өчен 2 ел элек ачылган “Шүрәле” паркында Тукайның бу әсәре тулысы белән татар һәм урыс телендә язып та куелган.

Танышыбыз Бест үзенең туган телендә: “Мин Казанны яратам. Бу парк миңа ошый”,- дип әйтте. Аның туган теле бимбо. Әмма ул ана телендә бер генә шигырь дә белми. Әти- әниләр белән дә, әби- бабалар белән дә иңглиз телендә сөйләштек, дисә дә, Казанга үзләренең этник, милли көйләре язылган бик күп дисклар алып килгән.

Алга таба әңгәмә Кол Гали һәйкәле янындагы эскәмияләргә утырган өлкәннәр янына күчте. Кол Галигә, гомүмән ихтибар җитми дип башлады сүзен Мәсгъүт абый.

-Кол Галине тагын сәхнәгә куярга кирәк. Кәрим Тинчурин театрында бик әйбәт спектаклебез барган иде бит. Бөтен гаиләбез белән барган идек.

-Сез кайчаннан бирле танышлар соң?

-Бер генә көнлек танышлар түгел. Шигъри җанлы кеше ул бер- берен ерактан таный. Атлап йөрешеннән, карашыннан. Монда килгәч инде шигъри җанлы дуслар. Халкыбызны, милләтне яратучы дуслар,- дип өстәде радиотыңлаучылар таныш Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Гөлшат Гарифуллина. Шигъри җанлылар очрашуына әле күптән түгел генә китабы басылып чыккан, үзе гомер буе “Оргсинтез”да инженер булып эшләгән Фрунзе Фазулай да бар иде. Ул Гомердан башлап күренекле 100 шагыйрьгә эпиграммалар язган. Алар арасында Кол Галигә багышланган юллар да бар. Кол Гали һәйкәле янындагы каләм тибрәтүчеләр һәр дүшәмбе көнне “Азатлык” радиосы башлаган шигъри очрашуларга теләктәшлек белдереп килгән иде.

Бакчада сакчы да очрады. Альберт исемле егет үзләренең сак ширкәтенең бу эш өчен “Горводзеленхоз” тарафыннан җәлеп ителүе турында әйтте. Казанның 1000 еллыгы паркы, аның сүзләренчә, иртәнге 9 да ачыла һәм кичке 10 да ябыла. Алар даими рәвештә карап йөрергә тырышалар. Тик будкалары гына бакчада түгел, ә юлның теге ягында булганга җайсыз, ди Альберт. Кизү бүлмәсенең бакчада булуы ландшафтны боза, дип әйткәннәр аларга. Бакча даими күзәтү астында булмаганга ике Зилант сынының канатын сындырып алып китеп сәнгать әсәрен бозуны әйткән идек. Шушы соңгы бер атна эчендә булган хәл инде ул, әмма Зилантларның канатлары нык беркетелмәгән дип акланды сакта торучы. Аның сүзләренә караганда бу канатсыз Зилантлар урынына бронзадан коеп яңаларын алып килгәннәр инде. Әлегә урнаштыру өчен фонтанчыларны көтәләр. Без бакчадан киткәндә су җитмәүгә тилмереп корый башлаган роза чәчәкләре, миләш һәм башка агачлар озатып калды.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG