Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир алырга теләп алданучылар өчен “кабул итү бүлмәсе” эшли башлады


Казанда өлешләп акча кертеп фатир алырга теләүчеләрне алдаулар арта. Хәзер аларның саны 3 меңгә җитә ди. Аларга ярдәм итү өчен сишәмбе көнне Казанда “жәмәгать кабул иту бүлмәсе” ачылды.

Өлешләп акча кертеп фатир алырга теләүче алданган казанлылар аптыраганнан Хөкүмәт йорты каршында урам җыеннары да оештыра, түрәләр ишекләрен дә шакый, әмма әлегә файдасыз. Алдаучылар һәм әлбәттә инде алданучылар күбәйгәннән күбәя. Хәзер аларның бергә җыелып киңәшләшер урыннары да булды. Сишәмбе көнне җәмәгатьне кабул итү бүлмәсе ачылды. Алданганнарны кабул итү атнасына 3 көн башкарылачак – сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә. Монда юристлар һәм “Ада” оешмасы тарафыннан алданучы яшьләр утырачак. Гомумән, бу “кабул итү” бүлмәсен дә нәкъ шул яшьләр оештырып җибәрде. Аларның берсе - Арслан Минвәлиев:

Без монда мөмкин кадәр аңлату эшләре алып барабыз: махкамәгә бирегез, пикетка чыгыгыз дип. Бу тәҗрибә уртаклашу өчен җыелу урыны да булып тора.

Арслан Минвәлиев әйтүенчә, барлык алданучыларга да киңәшләр биреләчәк. Сишәмбе беренче көн булгангамы, әлләни кеше күп килмәгән иде. Бары берничә хатын-кыз гына сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларны “Яклау”-“Защита” дигән оешма алдаган. Инде 3 елдан бирле бернинди төзү эшләре алып барылмый дип сөйләде “кабул итү” бүлмәсе ачылышына килгән Марина Стафиевская

Без алданганнар бергә җыелдык та, аерым төркем оештырып төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә башладык. Безне беркайда да кабул итмәделәр. Хат язырга киңәш иттеләр. Без Президентка да, Хөкүмәткә дә, шәһәр җитәкчелегенә дә яздык. Әмма һәркайсы бу хатны бер оешмадан икенчегә төшерде. Ахырда без икътисадый җинаятьләр идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бездән җыйган 180 миллион сум акча кайда китте дип.

Марина Стафиевская уңышка ирешергә өметләнәбез ди. Чөнки күпләр кредитка акчалар алып түләгән, хәзер озак еллар шуларны түләргә тиеш булачак.

Алданучыларны “кабул итү” бүлмәсен ачарга Уң көчләр Берлеге (СПС) фиркасе ярдәм иткән. Бу сайлаулар алдыннан ниндидер фирканең сездән файдалануы түгелме дигәч Арслан Минвәлиев:

Безгә кайсы фиркәнең ярдәм итүе мөһим түгел, иң беренче чиратта чын ярдәм кирәк. Әлегә кадәр “Бердәм Русия” ярдәм кулы сузмый, киресенчә оппозиция булыша.

Арслан Минвәлиевтан тыш, җәмәгатьне “кабул итү” бүлмәсен ачуда Уң көчләр Берлеге фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе Башкарма директоры Павел Сигал да катнашты. Алданган казанлылар бары урам җыеннары уздырып кына хакимиятнең игътибарын җәлеп итеп була дип санаса, фиркә җитәкчесе бу юлны кыргый дип атады, әмма шул ук вакытта башка юнәлеш тәкъдим дә итмәде. Бүгенге көндә алдаучы торак төзүче ширкатьләр Татарстанда шактый. “Ада”, “Свей”, “Защита” боларның берничәсе генә.

Нинди генә “кабул итү” бүлмәләре ачылуга карамастан, торак алуда алданучылар бары хакимият кенә бу юнәлештә ярдәм итәргә сәләтле дип саный. Урам җыеннарын уздыру нәтиҗәсендә, Татарстан җитәкчелеге инде бу мәсьәләгә азмы-күпме игътибар итә башлаган. Сентябрьдә Дәүләт Шурасы утырышында да бу сорау каралачак икән.

XS
SM
MD
LG