Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Дөнья диннәре нигезләре” укытыла башлый


1 сентябрьдән кайбер Мәскәү мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында “Дөнья диннәре нигезләре” дип аталган яңа дәрес барлыкка киләчәк. Шәһәрнең мәгариф идарәсе, беренчедән, бу дәресне өйрәнү факультатив, ягъни ихтияри булачак, һәм аның “Православ мәдәният” дигән дәреслек белән охшашлыгы бик аз, дип белдерә. Хәзерге вакытта бу дәресне укытачак укытучыларны әзерләү бара дип, хәбәр итә мәгариф идарәсе матбугат хезмәте. Русия фәннәр академиясенең гомум тарих институтында академик Александр Чубарьян редакциясендә чыгарылган 400 битле дәреслек уку елына әзер, дип белдерелә. Чубарьян бу дәреслеккә мәгәриф министрлыгының фатихасы әлегә юк, шунын өчен дә укыту планына кертелмәгән, ул дәреслек дип дип түгел, укыту әсбәбы дип кенә атала, диде. Академик сүзләренә караганда бу укыту әсбабына Проваслав, Католик, Протестант, Ислам, Яһүди һәм Будда диннәре турында мәгълүмәт кертелгән.
XS
SM
MD
LG