Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски галимнәре дәүләт серен фаш итүдә гаепләнә


Русиянең Федераль иминлек хезмәте, мәхкәмә белгечләре тикшерүе - Новосибирски физика галимнәре Олег һәм Игорь Мининнар дәүләт серен фаш итүләрен раслады дип, белдерде. Бу раслаулар, “Гамәли физика институты: фәнни мәктәпләр һәм технологияләр” монографиәсе басылып чыгу эше белән бәйле. Ул китап Институтның 40 еллыгына багышланып, 2006 елда дөнья күргән. ФСБ китаптагы мәгълүмәтләрнең бер өлеше ябык чыганактан алынган дип раслый. Русиянең иҗтимагый эшлеклеләре Генпрокуратурага бу эшне ябуны үтенеп мөрәҗәгатъ итте. Алар сүзенә караганда китапта бары тик ачык мәгълүмәтләр генә кулланылган.
XS
SM
MD
LG