Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәтчелектә бер гаепләнсәләр дә югары уку йорты галимнәре ришвәт алуларын дәвам итә


Элек ришвәтчелек әллә ни катлаулы җинаять эше буларак каралмаса да, хәзер моңа игътибар артты. Эш урыныңнан файдаланып ришвәт алган өчен хәзер иң күбе дигәндә 5 елга төрмәгә утырталар. Әлегә Татарстанда мондый бер кеше бар, ул Төзелеш Архитектура һәм торак комуналь хезмәте министрлыгы хезмәткәре Халимов әфәнде. Ләкин җәҗаларның катгыйлануына карамастан халык куркмый һәм барыбыр дә моның белән шогылләнә ди җыелышта катнашучы белгечләр. Татарстан кайсы өлкәдә күпме ришвәт алынуы турында Эчке эшләр министрылыгының икътисади җинаять эшләрен тикшерүче идарә җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнеитдинов сөйли.

Бүгенге көндә ривәтчелек иң элек югары уку йортларында чәчәк ата. Анңдагы галимнәргә карата ничә генә җинаять кузгалтылмасын барыбер туктамыйлар. Әле менә узган сессия вакытында Туполев исемендәге Казан дәүлләт технология университетында бер бер артлы ике галим тотылды. Шулай ук ришвәт алу төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәсендә еш күзәтелә. Врачлар акчага кешеләргә авырганны исбатлаучы справкалар эшли, район башлыклары торак төзү өчен бүленеп биргән субсидияләрне болгата, кыйбатка җирләр сата. Мондый очраклар бик еш очрый.

Быел инде 317 ришвәт алу очрагы төркәлгән, аларның 5 шесе аеруча катлаулы, 13че күп кеше катнашлыгында башкарылган. Ренат Гайнетдинов әйтүенчә әле, берничә көн элек, Казанда бер базар администрациясе тотылган. Ул бер эшмәкәрдән, базарда урын бүлеп бирү өчен 250 мең сум сораган. Әлегә бу эш тикшерелә. Мондый ришвәтчелекнең халык тормышына да тискәре йогынтысы турында Татарстанның ришвәтчелеккә каршы көрәшүче бүлеге киңәшчесе Евгений Гатцук сөйли.

Эшмәкәрдән базарда урын өчен акча алалар икән, димәк ул үзенең товарына бәяне арттыра, ул акчаны чыгарыр өчен, кем түли, без. Янгын сүндерүчеләр ришвәт алып бу йортта бар да тәртип ди икән, фаҗига чыгып халык зыян күрә, шуңа күрә без бүген барыбыз да ришвәтчелекнең корбаны.

Студентлар һәм укытучылар арасындагы ришвәтчелеккә килгәндә, Гатцук әфәнде, галимнәрне генә түгел, ә студентлдарда да гаеп бар ди.

Бр якны гына гаепләп булмый. Әгәр студентлар үзләре зачеткаларны җыеп үзләе үк укытучыга тәкъдим итәләр икән, димәк бу өлкәдә алар белән дә эш алып барырга кирәк. Бигрәк тә бу читтән торып укучыларда күзәтелә.

Гатцук әфәнде фикернчә ришвәтчелекне киметү өчен, һәрбер идарә җитәкчесе моны күзәтеп, билгеле бер хисап тотырга тиеш. Шулай итеп үзе 20 ел ришвәт алган ректор, деканнарга, акча алдыртмаска, районны үз кулында тоткан башлыклар, үз хезмәткәрләренә ришвәт белән шогылләнмәскә кушачак. Ьурналистлардан мондый фикер ишетчәч Татарстанның ришвәтчелеккә каршы көрәшүче бүлеге киңәшчесе Евгений Гатцук барлык җитәкчеләр дә ришвәтче түгел, бөтенесен бер итмәгез дип белдерде. Димәк бу әфәнде әле дә, кулда түти кош була торып, җитәкчеләрнед бу кошның канатларын каермыйча аңа матур итеп карап утыруларына ышана.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG