- Русия флагы – зәңгәр-ак-кызыл төстә. Мөнәсәбәтем яхшы. Союз таркалгач, Русия мөстәкыйль булгач, шул вакыттта Ельцин вакытында шундый флаг булды.
- Кызыл- ак - зәңгәр , ой, яшел , ой зәңгәр, зәңгәр- ак- кызыл .
-Өстә ак, уртасында зәңгәр, аста кызыл .
- Хәзерге флаг ул 1991елдан.
- Андреевский флаг ул Петр I чорыннан бирле флотның флагы иде. Советлар Союзы таркалганнан соң , ул Русиянең символы булып калды. Дәүләтнең идеологиясе үзгәргәч, аның символы да үзгәрергә тиеш.
- Яшел – ак- кызыл.
- Бу Татарстан флагы. Ә Русия флагының төсләре нинди?
- Мин белмим.
Төсен беләм мин. Ак- зәңгәр- кызыл. Татарстан флагы яшел –ак- кызыл, дуслар булсын, бергә- бергә яхшы итеп торырга булсын, көрәшергә яхшы тормыш өчен, дуслык булсын . Флагларның , Русиянең һәм Татарстанның флагы һәр кешенең кулларында булсын иде ул. Без илебезне яратабыз, ватанпәрвәрлек булсын.
- Белый- голубой красный. Мин ватанпәрвәр кеше. Советлар Союзының партия системасы җимерелгәч, ил өчен, халык өчен демократия булдыру өчен, илгә яңа юнәлеш алып китү өчен бу флагның әһәмияте бик зур булды.
- Ак- зәңгәр -кызыл , бик зур хөрмәт белән карыйм. Ак -чисталыкны аңлата. Кызыл -көчне белдерә. Зәңгәр төс-тынычлык төсе. Мөнәсәбәтем, искиткеч,тарихи флаг, бик күп еллар аңа.
- Положительно.
- Мөкатдәс!
- Ак – чисталыкны аңлата. Зәңгәр ул- күкне аңлата. Кызыл- ул бәйрәмне белдерә. 1991елны яңадан яңарттылар бу флагны.
- Мин Советлар Союзына каршы идем. Русиянең тамырларына кире кайту бу.
-Без ватанпәрвәрләр.
-Горурлык , хөрмәт бөтен Русия өчен .
Мәликә Басыйр