Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиянең элекке президенты киемнәрен сатарга мөмкин


Латвиянең элекке президенты Вайра Вике Фрейберг президент вакытында кигән киемнәрен интернет аукционга куярга мөмкин. Латвиянең дәүләт радиосына биргән әңгәмәсендә ул, 8 ел буе дәүләт башлыгы булып торган заманда хезмәт хакының зур өлешен кием сатып алырга тотканын әйтте. “Мин Латвия дәүләтен тәкъдим итүче буларак, кирәкле дәрәҗәдә киенүне үземнең бурычым итеп санадым” диде элекке президент. Аның сүзләренә караганда аның кием шкафында ул беркайчан да кимәячәк киемнәр тулып ята. Хәзерге вакытта Вике Фрейберг Ригадагы бер ширкәт башлыгы.
XS
SM
MD
LG