Әфганыстанда Хост вилаяте губернаторына һөҗүм ясалган. Ройтер агентлыгы, миналанган машинага утырган интихарчы, виләят башкаласы янында губернатор машинасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә. Губернаторның берничә сакчысы һаләк булган. Үзе зарар күрмәгән.