Гыйракның төньягында террор һөҗүме нәтиҗәсендә 20 кеше һаләк булган 40 тан артыгы яраланган.
Байҗи шәһәрендә бер интихарчы ягулык төялгән миналанган машинаны полиция идарәсенә юнәлткән.
Төнлә Гыйракта Американың хәрби боралагы ватылып төшкән. Боралактагы 14 кеше һаләк булган. Бу ватылуның сәбәпләре билгесез.