Пакыстанның төньяк-көнбатышында кораллы бәрелештә 6 кеше һаләк булган.
Хәкимиятләр хәбәренә караганда, Миран-Шах шәһәре янындагы хәрби тикшерү капкасы кимендә өч ракета белән утка тотылган. Хәрбиләр һөҗүм итүчеләргә җавап уты ачкан. Һаләк булганнар арасында өч хәрби, ике сугышчы-экстремист, һәм бер цивиль кеше.