Accessibility links

Әлмәт милли хәрәкәт активисты истәлекләре


Татарстан нефтьчеләре 3млрд тонна кара алтын чыгару тантанасына әзерләнә. Әлеге чара зурлап, руспублика күләмендә, нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә сентябрь ае башларында үткәрелер дип көтелә.

Нәкь менә Әлмәт җирендә “Дуслык” нефтүткәргеч башланып китә иде. СССР таркалганнан соң, “Дуслык” торбасы хакында оныттылар кебек. 90 нчы еллар башында татар милли хәрәкәте әлеге торбаны ябу, шуның белән Татарстан нефтен читкә җибәрмәү буенча шактый зур омтылыш ясады. Әлеге хәрәкәттә Әлмәт Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә актив катнашты. Татарстанда чыгарылган нефть нинди файда китерде, табигатькә нинди дәрәҗәдә зыян салды, болары киләчәк тапшыруларда беркадәр чагылыш табар. Ә хәзер Әлмәт шәһәре Татар иҗтимагый үзәгенең үткәне, бүгенге борчулары хакында сөйләшеп алыйк. Язучы, журналист Әсгать Салах 1989 нчы елда әлеге шәһәр ТИҮнең рәис урынбасары булып сайлана. Берничә юл шушы вазыйфаны башкара. Үткән эшләр хакында ул “Азатлык”ка болай диде:

-Беренче итеп Татарстан атом станциясе төзелешенә каршы чыгу истә калган. Әлмәттә көчле эш алып бардык. Төзелешкә каршы 18 том имза җыеп Мәскәүгә җибәрдек. Бик күп мөһим мәсьәләләр буенча җыелышлар үткәреп резолюцияләр кабул иттек. Зур чараларны Чаллы һәм Казан оешмалары катнашында башкардык. 52% халкы татар булган Әлмәттә татар газетасы юк иде. Аны оештыру беренчел максат булды. Татар театрына бина алып бирдек. Татар гимназияләрен ачтык.

Милли хәрәкәт бетте, сүрелде дигән фикер белән ризамы?

- Артык килешеп бетмим. Хәзер инде плакатлар күтәреп йөрү чоры үтте. Урыннарда нинди дә булса эш бара. Шулай да кемнәрнеңдер милли хәрәкәткә комачау итүе сизелә. Минемчә бу эш өстән үк киләдер. Шуңа күрә авырдыр. Күптән түгел Казан язучылары белән Ютазы һәм Баулы районнарына чыгып йөрдек. Милләтнең киләчәге, язмышы хакында сорауларны укучыларыбыз күтәрә. Ярсып-ярсып чыгыш ясыйлар. Димәк, халыкның эче поша, йөрәге яна. Мәктәпләрдә татар телен кысу бара. Әлмәттә дә шул күренеш”.

34 ел журналист булып эшләгән, хәзер язучылык белән шөгыльләнүче, Милли хәрәкәт аксакалы Әсгать Салах мондый фикердә тора – Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендәге милли хәрәкәтне торгызасы, яңартасы, көчәйтәсе иде. Алар үрнәгенә башка төбәкләр дә кушылыр дип уйлый.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG