Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 елга Русиядә татарлар саны ярты миллионга кимергә мөмкин


Р1=Р0+В-Д+Ми-М0 Дамир Исхаковның яңа китабында мондый саннар шактый. Шуңа күрә дә, Галим үзе тәфсилләп сөйләмәгән булса, җыелышка килгәннәрнең күбесе берни аңламас иде. Аларны исә бер сорау борчый –алдагы 20 елда татар халкы кимиячәкме, Алла сакласын, әллә инде артачакмы, монысы ярар иде. Китап авторы, Дамир Исхаков исә, җыелышны бик үк күңелле фактлардан башламады. Татарларның саны турында ул болай диде.

2002 елдан чагыштырганда 2025 елга татар халкының саны Русия өчендә ярты миллионга кимергә мөмкин. Димәк безгә алга таба сан ягыннан түгел, ә сыйфат ягыннан үсүгә өмет итәргә кала. Без үзебезнең модель ягыннан хәзер нык русларга ошый башладык һәм европа илләрендәге халыкларга, кайбер яклар белән европа илләрендәге халыкларыннан тискәре күренешләр белән узып та киттек инде.

Галим фикеренчә, киләчәктә, читтән кайтучыларның саны кимиячәк. Бүгенге көндә, мигрантларның күбесе Урта Азия җирләреннән кайта. Ләкин көннән-көн Урта Азиядә яшәү шартлары яхшыра, шуңа күрә алар фаразы буенча 2016 елга кайтучыларның саны нык кимиячәк.

Татарлар саны әзәюен галим тагын түбәндәге мәсьәләдән күрә.

Хәзер Татарстан өчендә катнаш никахлар дүрттән бергә җитте, читтә күбрәк тә. Иң аһәмиятлесе туган балаларның өчтән бере диярлек катнаш никахлардан туа. Мондагы балаларның күпчелеге рус милләтен алалар. Димәк безгә бу тискәре йогынты ясый. Без беренче чиратта шул катнаш никахлар хисабына, һәм башка ассимиляция процессларына чыгып 327 мең кешене югалткандыз 1979-89 елга кадәр. Бу хәлләр кызганычка каршы кимемиләр, һәм безнең фараз буенча 2025 елга катнаш никахлар 36% җитәргә мөмкиннәр.

Китап авторлары фикеренчә, бүген татарларын күпчелеге, Татарстан белән Башкортостаннда тупланган. Әмма киләсе елларда Башкортостанда татарларның хәле үзгәрергә мөмкин ди алар.

Хәзер Башкортостанда реаль рәвештә бер миллионга якын татар булса, 2025 елда алар 760 меңә калырга мөмкин дигән фикер әйттек без. Аңа каршы торып була әгәр Башкортостанда татарларның милли аңын ныгытып булса.

Җыелышта китап авторларына журналистлар да үз сорауларын җиткерә алды. Азатлык радиосының, Казан бюросы мөһәрире Римзил Вәлиев мондый сорау бирде.

Халык санын алу, наркомания һәм милли үзаң факторлары чыннан да исәпкә алындымы. Каян алып сез биш миллион татар күрергә телисез 18 елда. Мәсәлән, үзем фараз итә алам, киләсе елларда сезнең фараз гамәлгә керер дип, шәп булыр, ләкин 18 елдан соң я хан үлә, я үзем үләм, я ишәк үлә дигән өмет белән генә кабул итәргә мөмкин бу фаразларыгызны.

Сорауга җавап итеп Дамир Исхаков болай диде.

18 елда ишәк тә, хан да үләргә мөмкин, әмма татарлар калачак, чөнки аның кызыгы шунда. Бу бит фараз һәм ул реаль базага нигезләнеп эшләнгән. Кешенең тууы, үлеме, миграциясе билгеле булса, математик методлар белән аны санап чыгарырга мөмкин. Бу фараз белән килешмәскә мөмкин, әмма аның эчтәлеге мин уйлыйм дөрескә чыгачак дип.

Русия федераль округларына килгәндә исә, бүген 7 мондый округның 3сендә генә татар халкының күбәюе күзәтелә, белгечләр фикеренчә. Бу турыда җыелышта китапның икенче авторы Нияз Биктемеров әйтте.

Идел буенда 209 мең, Үзәк федераль округта 25 мең һәм Көньяк федераль округта 14 меңгә артачак. Халык саны кимү буенча Төньяк һәм Ерак көнчыгышта татарлар саны бетү дәрәҗәсендә дибез. Мәсәлән Якутия республикасында, Чукотский һәм башка шул субъектларда безнең фараз буенча татарлар саны ноль. Шулай ук игътибар үзәгендә Мәскәү һәм Петербур шәһәрләре. Мәскәүдә татарлар 15 меңгә артыр, ә Петербурда киресенчә 15 меңгә кимер дип күзәтелә. Аның каравы Ленинград өлкәсендә татарлар саны артачак.

Татарларның киләчәге турында сүз алып барылган, әлеге җыелышта төрле фикерләр ишетелде, кайбер тикшерелгән саннарның дөрес түгеллеге ачыкланып, бәхәсләр дә чыкты. Хөрмәтле тыңлаучылар бу җыелышта булган фикерләр белән тулырак сез икенче атнада, якшәмбе Түгәрәк өстәл тапшыруында таныша алырсыз.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG