Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореяга Көньяк Кореядан беренче ярдәм килде


Төньяк Кореяга Көньяк Кореядан беренче чираттагы мең тонналык һуманитар ярдәм килгән. Көньяк Корея, су басулардан каза күргән Төньяк Кореяга 7 милллион ярым долларлык ярдәм вәгъдә итә. Төньяк Кореяда йөзләрчә кеше һаләк булган, өч йөз меңнән артыгы йорт-җирсез калган. Меңнәрчә йорт, тимер юллар, күперләр җимерелгән. Болай да азык-төлеккә мөхтаҗ булып яшәгән илдә чәчүлекләрнең уннан бере юкка чыккан.
XS
SM
MD
LG