Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары хәрби уку йортларында ришвәт гадәти күренеш


Бу язмага исемне курсантлар үзләре тәкъдим итте дисәң дә була. “Бездә Сембердәге югары хәрби элемтәчеләр училищесында язылмаган кануннар, урысча әйтсәк неписанных законов бик күп”,- диделәр алар. Бу уку йорты Русиядә бердән- бер хәрби элемтәчеләр әзерләүче үзәк. Белгечләр дә, халык та аны абруйлы, ягъни “престижный” дип атый. Минем әңгәмдәшләрем Фидель Гыйлметдинов һәм Сергей Шатунов та, безнең кебек шәп белгечләрне бүтән беркайда да әзерләмиләр, диде. Әмма 70 еллык тарихы булган бу уку йорты да соңгы сәгатьләрен саный. Менә бер елдан артык инде Русиянең хәрби уку йортлары үзгәрешләр эчендә. Кайдадыр бетерәләр, кайдадыр эреләндерәләр. Әлбәттә, бу хәлгә һәркемнең үз бәясе. Бу уку йорты ветераннары моннан бер ел элек үк училищены бетерүгә каршы чыгып урам җыены да үткәргән булган. Алар үзләренең гамәлләре вакытында бу училищены бетерү илнең каршы тору көчен киметүгә китерәчәк дип бәяләгән. Сүзләренә колак салучы булмаган күрәсең, курсантлар озакламый укуны Ставропольдә дәвам итәчәкбез дип белдерә. Сембердәгене ябуларына килгәндә исә, аны тотарга акча җитмәүне сылтау итәләр. Безнең аңлавыбызча американнарныкыча 3 өйрәтү үзәге калдырырга исәплиләр, диде алар. Әмма иң кызыгы шунда, егетләр моңа үзләре дә нык гаҗәпләнә. “Безне элемтә гаскәрләренә түгел, ә ракета гаскәрләренә кушачаклар. Анда аерым факультет кына булачак”,- диләр алар. Гомерләрен элемтә фәненә багышлаган укытучы офицерларга килгәндә исә, бүгенге көндә аларның барсының да Ставропольгә китәсе килми икән әлегә. Бу хакта хәрби уку йортында сүзләр күптән йөри. “Барлык офицерлар да риза булмас дип уйлыйм. Анда башка командирлар, офицерлар булачак. Яңа җитәкчелек, яңа шартлар хөкем сөрәчәк. Бәлки яңа язылмаган кануннар да булыр әле”,- ди Шатунов. Язылмаган кануннарга килгәндә исә, командирлары, офицерлар да бездә шулай кабул ителгән, дип кенә җибәрә икән. Башка югары уку йортларыннан, һәм оешма җәмгыятьләрдән кала хәрбиләрнең язылган кануннары да җитәрлек бит инде. Уставлары гына ни тора.

Алга таба сүзебез шундый язылмаган кануннарның берсе- имтиханнарга акча җыю турында. Аудиториядә утырганда взвод командиры урынбасары һәр сессия алдыннан такта янына чыга икән.

“Тарих, физика һәм барлык имтихан биреләсе фәннәрнең исемлеген тактага язып куя. Гадәттә барсын бергә кушкач түгәрәк сан барлыкка килә. Аны бөтен курсант та бирергә тырыша. Шуннан бу акчалар укытучыларга тапшырыла. Әмма бу хакта янәсе без бер нәрсә дә белмибез”,- ди Шатунов.

Имтиханда бер нәрсә белмәсәң дә, бернәрсә әйтә алмасаң да акча бирелгәч барыбер 3- ле билгесе куела икән. Самар курсантлары өчен иң кыйммәтле имтиханнарның берсе ул физкультура. Булачак хәрбиләр әйтүенчә, физик яктан бөтен кеше дә җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле түгел. Бөтенләй хәлсезләр дә бар, ди алар. Кыйбатмы соң бу фән? 150 сум җыялар, диләр. Шулай итеп физкультура укытучысы бер взводтан гына да бер сессия вакытында 4 меңнән артык акчаны кесәсенә сала. Курсантның күпме акчасы китә соң?

“Беренче курста без аена 635 сум стипендия алабыз. Бер айның уртача 500 сумы имтиханнарга китә. Бирелә торган акчага килгәндә кешенең ничек укуыннан да күп тора. Икелегә укучылар 1000 сумнарын да чыгарып салырга мөмкин”,- ди курсантлар. Имтиханнар өчен акча җыйганда взводтагы бар кеше дә, гел бишкә генә укучылар да, арттан сөйрәлүчеләр дә тапшырырга тырыша. Беренчедән, күмәкләшеп яшәү моңа этәргеч ясаса, икенчедән дустыңның имтиханнарын тапшырып ялга тизрәк кайтып китүен кем генә теләми икән… Язылмаган кануннарның тагын берсе зачет имтиханнарны вакытында тапшырмау өчен ялга вакытында җибәрмәү. Әгәр син зачетыңны вакытында тапшыра алмасаң ялыңның бер көне киселә, әгәр дә имтиханны вакытында бирмәсәң 3 көнгә тоткарланасың. Шулай итеп курсантлар арасында елга бер тапкыр була торган түләүле ялларына да кайта алмаучылар бар икән.

Русиянең хәрби уку йортларында һәм гаскәрләрдә ришвәтчелек булу беркемгә дә сер түгел. Укыганда күңелләре белән моңа каршы булган курсантлар югары уку йортын бетереп хәрби бүлекләргә эшкә килгәч моңа каршы көрәшерме соң? Әйдәгез үзләрен тыңлыйк әле.

“Нәрсә эшлисең инде, бөтенесе дә ала бит. Әгәр дә син генә алмасаң, хыянәтче буласың да каласың. Бу хакта башкаларга әйткәнсең дип сине гаепләячәкләр. Шуңа күрә ришвәт алырга туры киләчәк.

-Син генә ала карга булып калмассың бит инде. Бу тәртип ныгыган инде. Беркемнең дә аны җимерәсе килми. Җитәкчелеккә дә генералларга да, офицерларга да моннан өлеш тия”,- диделәр имтиханнарын вакытында тапшырып, өйләрендә ял итеп алган, Сембердәге югары хәрби элемтәчеләр училищесы курсантлары. Фидель Гыйлметдинов Башкортстан якларыннан. Куба президенты Фидель Кастро белән бер көнне 15 нче августта туганга миңа да татар малаена Фидель дип кушканнар, диде. Курган якларыннан булган Сергей Шатуновны татар әнисе генә тәрбияләгән. Мин туганда Шатунов җырлары бик модада булган, шуңа күрә фамилиям дә җырчыныкы кебек, дип шаяртты ул. Кем белә?..

Наил Алан

XS
SM
MD
LG