Accessibility links

Башкортстан 450 еллык юбилеена әзерләнә


Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге зур гына вәкиллек җомга көнне Мәскәүгә эш сәфәренә китте. Анда Башкортстан вәкилләре Русия финанслар министры Алексей Кудрин белән очрашты һәм башкортларның Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек барышын тикшерде. Башкортстан ягы Уфада октябрь аенда үтәчәк төп тантаналарның программасы белән таныштырды. Шулай ук Уфада юбилейга әзерлек кысаларында алып барылган зур төзелешләрдәге хәлләр турында да сөйләде.

Әйе, башкортларның Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллыгына багышланган төп тантаналар октябрь башында Уфада үтәчәк. Шул юбилей көннәрендә Уфада Русия Дәүләт Шурасының киңәйтелгән утырышы да каралган. Анда ил Президенты В. Путин һәм илнең 85 төбәге җитәкчеләре килер дип көтелә. Дәүләт Шурасы утырышының илдәге миграция мәсьәләләренә багышланачагы да мәгълүм инде.



Юбилей тантаналарына һәм Дәүләт Шурасы утырышына кайбер БДБ илләре җитәкчеләре дә, чит илләр кунаклары да киләчәк.



Башкортларның Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләренә федераль үзәктән һәм Башкортстан ягыннан җәмгысе 66 миллиард сум акча тотынылачак, дип хәбәр ителгән иде. Әмма Мәскәүдән вәгъдә ителгән акчаларның зур гына өлеше һаман да күренми. Шуның аркасында Уфада башланган кайбер зур төзелешләр алдан уйланганча ук тормышка ашмаячак.



Әлеге көндә Уфаны төзекләндерү эшләре көнен дә, төнен дә дәвам итә. Күп эшләрне тәмамлый алмау куркынычы да тора. Шул ук вакытта киләсе атна азагында Уфаны икенче төрле чистарту эшләре дә башланачак. 1 сентябрьдән башкаланы барлык сукбайлардан да “чистартачаклар”. Аларны автобусларга төяп Кырмыскалы һәм Иглин районнарында булдырылган махсус лагерьларга озатачаклар. Йорт-җире булмаган бәндәләр анда 15 үктәбергә кадәр торачак, дип белдерде республика эчке эшләр министры Рафаил Диваев.

XS
SM
MD
LG