Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең күпмилләтле халкын рус итмәкчеләр


Русия төбәкләре мәктәпләренә “православ мәдәнияте нигезләре” дәресләре кертү генә аз тоелган күрәсең, урыс православ чиркәве төрле милләтләрне урыслаштыруның тагын бер җаен уйлап тапкан. Имеш, Русияле дигән сүз ясалма. Инглиз телендә дә бары “руслар” дигән мәгънә генә йөри икән, ә русияле дигән сүз юк. Бу хакта рус чиркәвенең тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы Кирилл атакай белдергән. “Урыс мохитендә, урысча сөйләшеп үскән, барлык милләтт кешеләрен без элекке заманда руслар дип йөртә идек,” – ди чиркәү вәкиле. Моның имеш ние бар. “Бары – рус дигән бер генә сүз ник шул кадәр шомландыра дип өсти Кирилл.

Татар, башкорт, грузин һәм башка милләтләрне урыс дип әйтү ничек шомландырмасын икән. Бу бит турындан-туры барысын да урыс итәргә телиләр дигән сүз.

Кирилл атакайның бу белдерүе Татарстанда киң җәмәгатьчелеккә әле барып ишетелмәгән булып чыкты. Җомга көнне аңлатма алырга теләп “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать итте. Конгрессның рәис урынбасары Ренат Вәлиуллин:

Кириллның шундый белдерүе белән чыгуы шактый куркыныч хәл булып тора. Мин аны алдан киңәшләшмичә белдергәндер дип әйтә алмыйм. Ләкин бу куркыныч сәясәтнең безгә килеп җитүен күрсәтеп тора. Без моны әле бүген генә белдек һәм борчылуыбызны белдерәбез. Киләчәктә шулай барса, бу Русия бөтенлегенең бер куркыныч бер фалына әйләнәчәк. Без моңа үзебезнең фикерләрне җиткерербез.

Ренат Вәлиуллинга өстәп сәясәт фәннәре докторы, русия ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин:

Бу нигездә дөрес түгел. Русиядә яшәгән халык ул русиялеләр була инде. Аларның мәдәниятләре төрле. Шулай ук аларны Русиядә берләштергән идеология дә юк. Билгеле, рус мәдәниятенең ниндидер йогынтысы бар, әмма татар барыбер татар булып кала инде ул. Бу уйламыйча әйтелгән сүздер һәм бер-ике көннән Кирилл атакай бәлки үзе үк “мин алай әйтмәдем дия башлар әле”.

Сәяәсәт фәннәре докторы Рафикъ Мөхәммәтшин бу уйламыйча әйтелгән сүз ди. Ә Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов алай дип санамый. Юныс әфәнде:

Хәзерге вакытта “Русия – руслар өчен генә” дигән шигарь йөри.Монда да бу сизелә. Моңар без ныклап карарга тиеш һәм тиешле җавап бирергә тиешбез. Шулай ук моңа аңлатма да сорарга кирәк анардан, алар һәрвакыт үз якларын гына күрсәтмәкче булалар.

Кирилл атакайның урыс чиркәвендә дәрәҗәсе буенча икенче кеше булуын исәпкә алсаң, бу сүзләр юктан гына әйтелмәгәндер. Татарстанда әлегә моңа карата бернинди дә рәсми белдерүләр юк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG