Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе җенси азчылыкка теләктәшлек пикетларын тыюны хуплый


Мәскәүнең Таганка мәхкәмәсе, җенси азчылыкка теләктәшлек белдереп үткәрелә торган пикетларны тыю, канунлы дип белдерде. 27 майда Мәскәү хакимияте гей-парадны тыйган иде. Шул вакытта ул парадны оештыручылар мэрия бинасы каршында пикет үткәрергә тырышкан вакытта 40 кеше тоткарланган иде. Җенси азчылык вәкилләре Мәскәү хөкүмәтен, Европа конвенциясе кеше хокуклары канунын бозуда гаепләп, ул карарны мәхкәмәгә бирергә ниятли. Хакимиятләр ул тыюларны иминлек мәнфәгатләреннән чыгып эшләнде дип аңлата.
XS
SM
MD
LG