Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Кодор тарлавыгында мөмкин казаны тикшерә


Грузия эчке эшләр министрылыгы очкыч казасын булу булмавын тикшерү өчен, Кодор тарлавыгына тикшерүчеләр төркемен җибәрде. Җомга көнне, Грузиянең “Рустави-2” телеканалы җирле халыкның сүзләренә сылтап, Грузиянең һава чиген бозып илгә кергән Русия очкычы бәреп төшерелде, дип хәбәр итте. Мәскәү бу мәгълүматны шундук кире какты. Русия хәрби һава көчләре сүзчесе Александр Дробышевский Русия очкычлары ул тарафка очмады дип бу мәгълүматны Грузиянең чираттагы провокациясе дип атады.
XS
SM
MD
LG