Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Казанны яуларга тырышты, ләкин ис чыгарудан ерак китмәде


Казанның “Рубин” футбол командасы Мәскәү “Спартак”ын 3:1 исәбе белән җиңде. Татарстан башкаласын яуларга дип килгән “Спартак” фанатларын уен бетү белән, Татарстан хокук сакчылары тиз арада килгән җирләренә озаттылар. Чөнки тегеләре киткәнче уен алдыннан, барышында, ахырында үзләренең әдәпсезлекләрен күрсәтергә өлгерәләр. Махсус “Рубин”ның футболкаларын сатып алып уен барышында ут төртеп яга башлыйлар. 4000 нән артык “Спартак”яклыларга стадионда махсус урын билгеләп куялар. Ул аларга читлек кебек булды диде футбол уены вакытында сак хезмәте булып торган Равил. Чөнки алар явыз Иван Казанны алырга килгән кебек Татарстан башкаласын тезләндерергә дип киләләр икән. Батырлыкларын алькоголь эчемлекләр белән артырдылар ди, спорт яңалыкларын яктыртучы журналист Радик Сабиров. Шуңа да инде Казанлыларның кайберләре эчтән генә “Рубин” җиңмәсә ярар иде дип теләп утыралар. Урамда калган автомобильләре өчен борчылалар. Чөнки “Спартак”ның җанатарлары узган килгәннәрендә урамдагы машиналарга зыян салып китте. Радикныкына да эләгә. - Узган ел минем машинаның көпчәкләрен тишеп киткәннәр иде. Быел җанатарлар арасында әлләни каты сугышлар булмый, ләкин үз машиналары белән килгәннәре урыны-урыны белән чәкешеп алалар. - Машинам янына барганда безнекеләр белән Мәскәүләр сугышканнарын күрдем. Кызыгы шунда “Спартак” ягында Татарстан башкаласы җанатарлары да була. Шулай итеп уен башланып китә, Мәскәүдән, төрле төбәкләрдән килгән “Спартак” җанатарларын махсус урыннарга урнаштыралар. Ләкин анда да алар шау-шулы кычкыруларга өстәп, махсус “Рубин” футболкаларын сатып алып уен башында шуларны мәсхәрәлиләр. - Уен вакытында сатып алынган “Рубин” футболкаларын ут төртеп яндырдылар. Иң беренче булып капкага тупны Казанлылар кертә, аннан Мәскәүләр тигезлиләр, ахыр чиктә “Рубин” 3:1 исәбе белән җиңү яулый. Шул ук көнне әлеге җиңгән команданың баш тренеры Корбан Бердыевка 55 яшь тула. Футбол уенын карарга, Бердыевны туган көне белән котларга дип элекке Казан мэры Камил Исхаков та кайта. Ул “Рубин” командасына хәзер дә нык булышлык итә икән. Яңа уенчылар дигәннән, хәзер “Рубин”ның төрек милләтеннән булган җанатарлары арткан. Бу бигрәктә 25 августа үткән уенда сизелә. Стадионның бер почмагында Казан командасындагы төрек уенчысына дәррәү көч биреп торучы башкалада яшәүче милләттәшләре җыела. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG