Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык “Яңа гасыр” радиосын ярата


Яңа гына “Яңа гасыр” телерадиоширкәте үзенең 5 еллыгын бәйрәм итте. Туры эфирда барган чара вакытында котлаулар да, тәбрикләүләр дә күп булды. Әмма иң гаҗәбе, хәбәрләр- новости тапшыруларын әзерләүчеләр һәм әдәби- музыкаль тапшыруларны алып баручылар шулай ук ширкәтнең бер тармагы булган “Яңа гасыр радиосы” хезмәткәрләре арасында барган бәйге- КВН вакытында тамашачы радио командасын бигрәк тә яратуын белдерде. Сәбәп нәрсәдә соң?

“Безнең “Яңа гасыр” радиосы нигездә татар телендә сөйли. Бездә яңалыклар гына ике телдә чыга. Ярты сәгать саен берсе татарча, берсе урысча. Без нигездә татар телендә сөйлибез. Без урысча сериаллар да, урыс телле җырлар да әйләндермибез. Безнең татарлыгыбыз ярдәм иткәндер безнең менә шушы КВН да җиңеп чыгарга”,- ди “Яңа гасыр” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов. Аның әйтүенчә, радионы тыңлаучылар бүгенге көндә Татарстан белән генә чикләнеп калмый. Аларга Төмән, Омски, Томски, Новосибирски, Екатеринбур өлкәләреннән, Башкортстаннан, Мәскәүдән һәтта Абхазиядән дә хатлар килә. Гадәттә, бер ширкәт канаты астында телевидение дә радио да бергә булганда, телевидение хезмәткәрләре тарафыннан да, җитәкчелектән дә радиога энекәш сыманырак итеп карау гадәти күренеш. Мондый мөнәсәбәт бездә дә бар, бу бигрәк тә 5 еллыкны үткәргәндә сизелде, ди Илнур Фәйзрахманов. Әмма Яңа гасыр радиосының үзләренең карашы башкача.

“Үзебез телевидениене абый дип санамыйбыз. Без алар белән бертигез дәрәҗәдә. Һәм кайбер вакытларда алардан өстенерәк дип тә саныйбыз. Бәлки Яңа гасыр радиосы үзе монда абый ролен үти торгандыр”,- ди баш мөхәррир.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG