Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карелия республика җитәкчесе кыйналган солдат гаиләсенә матди ярдәм бирәчәк


Карелия республикасы җитәкчесе Сергей Катанандов, «Плесецк» космодромындагы хәрби бүлек офицерлары тарафыннан ерткычларча кыйналган солдат Сергей Синконен гаиләсенә матди ярдәм бирү турында фәрмән чыгарган. Бу карар, Архангельский өлкәсенә Петрозовдский рәсми вәкиллеге барып кайтканнан соң кабул ителгән. Кыйналган Синконен хәрби хезмәткә Петрозаводскийдан алынган булган. Ул солдат 15 августан бирле аңсыз ята. Кыйнаудан аның башы җәрәхәтләнгән. Тикшерү мәгълүмәтләренә караганыда Синконенны һәм тагын бер солдатны капитан Виктор Балем белән прапоршик Вадим Калинин исерек хәлләрендә каты кыйнаганнар. Русиянең баш хәрби прокуратурасы бу җинаятьне тиз арада тикшереп бетергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG