Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли көрәш проблемаларын язып чыккан басмаларга Уфадан атналык күзәтү


Соңгы вакытларда татар милли хәрәкәтләре эшләрен бераз сүлпәнәйткән вакытта сәяси сәхнәгә урыслар чыга башлады. Ягъни, башкорт-татар каршылыгын башкорт- урыс каршылыгы алыштырды. Ufаgub.com интернет сайтын тулысынча диярлек, БР-да урысларның башкорт милләтчелеге басымы астында иза чигүләрен тасвирлау, конкрет фактлар бәян итү белән шөгельләнә. БР -да әзерләнеп Чиләбе өлкәсендә нәшер кылынган кеше хокукларын яклаучы “Белорецкий субботний курьер ” гәзите дә һәр санында , диярлек, урыс проблемасын күтәреп чыга. Гомүмән алганда, урыс хәрәкәте, башкорт телен урыс балаларына да мәҗбүри укыта башлаганнан соң башын күтәрде.

БСК гәзитенең август аенда чыккан санындагы мөхәррир сүзе рубрикасындагы язмада шундый юллар бар:

Урыс балаларына башкорт телен көчләп тагу, моңа хәтле милләтчеләрнең кыланышларына көлемсерәп караучыларның да ачуын кабартты.

Рәхимовның милләтчел командасы, татар проблемалары белән көрәшеп арыгынгамы , урыс көймәсен дә селкетә башлады.

Уфа шәһәренә нигез салучы урыс хәрбие Михаил Нагойга әзер һәйкәлне-шәһәрнең берәр урынынныа куярга рөхсәт итмәү дә чүп өстенә чүмәлә салганрак кабул ителә. Урыс хәрәкәте әлегә митинглар уздырмый. Алар көрәшне идеологик фронтта алып баралар.

БР-ның барлыкка килү тарихы, башкортларның милли каһарманы исәпләнгән Салават Юлаевның яман якларын күрсәтүче документларны бастырып чыгару шул юнәлештәге гамәлләр.

Хәбәр ителгәнчә, күптән түгел, БРдагы яңа урыс хәрәкәтенең лидеры, бизнесмен Николай Швецов, Казанда, БТК БК бинасында ТР галимнәре алдында БРдагы хәлләр турында сөйләде. Швецов раславынча, Рәхимов тарихчылары, Казан белән ярышырга маташып, башкортларның реаль тарихын матур әкияткә алыштыралар. Һәм, әлбәттә инде, татарлар, урыслар һәм башкалар. БР-да килмешәк халыкка әйләндереләләр.

БР урысларының кузгалуы, һәм, иң мөһиме, республикадагы татарларның хокукларын да яклап чыгуы, башкорт идеологларын шөбһәгә салган булса кирәк. 22 августта Ревинформ агентлыгы интернет сайтында “Русская линия” имзасы астында бер кызык мәкалә дөнья күрде. Исеме- “Татар һәм башкорт милләтчеләре урысларны үзләренең ызгышларына җәлеп итәргә маташалар.” Беренче карашка, әлеге мәкалә татарга да, башкортка да тигез караучы тарафыннан язылган кебек. Әмма җентекләбрәк укысаң, фәкать татар ягы гына җүнсез булып чыга. Мәкерле татарлар бер катлы урысларны үз максатларында файдаланалар икән.

Әлеге мәкаләдә күтәрелгән кайбер тезисларга аңлатма бирүне сорап, БР татарлары милли рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗинга мөрәҗәгать иттем. “Чынлап та татар милләтчеләре урысларны башкорт түрәләренә каршы котыртамы?-дигән сорауга ул болай диде: БР шартларында урыслар белән татарларның бергә эш итүенә һич тә аптырырлык түгел, ди Мәҗит әфәнде.

Ә шулай да Швецовның һәм аның фикердәшләренең Казанга барып, түгәрәк өстәл оештырулары артында сез тормыйсызмы, дигән сорауга да, Хуҗин милли тигезсезлек сәясәте үткәрүне Рәхимов режимы тора , дигәнрәк җавап бирде.

Кәрим Яушев, Уфа

XS
SM
MD
LG