Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Дума сайлауларына “әзерлек” башланды


Чаллы ТИҮе башлангычы белән шәһәрдә 28 нче август көнне Русия төбәкләрендәге татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең һәм вәкилләренең зур җыены билгеләнгән иде. Сөйләшүгә килергә тиешле кешеләр арасында Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбур өлкәсеннән, Казаннан вәкилләр булып, җыенда күренмәделәр. Катнаша алмауларының сәбәбе әлегә ачык түгел. Башкортстан делегациясе җитәкчесе Мәҗит Хуҗин, җыен башланырга берничә сәгать кала, Чаллы ТИҮе штабына шалтыратып болай ди:

- “Башкортстан читен үтеп, Татарстанга кергәч, машинабыз юл һәләкәтенә очрады. Шуңа күрә, башка машина яллап, кире Уфага кайтып китәргә туры килде.”

Шулай да, “Татарстанның Дәүләт Суверениты турында” Декларация кабул итүнең 17 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда Чаллы, Алабуга, Азнакай шәһәрләре вәкилләре, Сембердән Шәүкәт Богданов катнашып, милли юнәлештә нинди уңышларга ирешү, ниләр югалту хакында, алдагы максатлар хакында сүз алып бардылар. Чаллы ТИҮе М.Шәймиевка, Татарстан шәһәр-район җитәкчеләренә 30 август бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать юллаган. Анда ирешелгән уңышлар белән бергә күптәнге проблемалар да күрсәтелә. Шул ук милли университет, латин графикасына күчү, татар теленә игьтибарны арттыру, Казанны саклап шәһит киткәннәргә һәйкәл салу, Башкортстанның татар оешмаларына ярдәм итү. “Азатлык” радиосы тапшыруларына ТНВ каналында тулысынча бастыру һ.б. Әлеге мөрәҗәгать мондый юллар белән тәмамлана:

- Әлеге проблемалар тиешенчә хәл ителмәгән очракта быелның 2 декабрендә булачак Русия Дәүләт Думасы сайлауларында халыкны катнашмаска чакырабыз.

Җыелган 40лап кеше менә шушы мөрәҗәгатьне тикшереп, үз фикерен белдерергә, өстәмәләр, үзгәрешләр кертергә хаклы иде.

Алабуга ТИҮе рәисе Рафыйк Мәхмүдов, булачак сайлауны тел, милләт мәсьәләсе сәясәт белән бәйлик, дигән фикерен җиткерде. Азнакайдан Рәис Миннеханов.

- Ригада урыс мәктәбе ачыла, анда – Наина Ельцина, Бакуда урыс мәктәбе ачыла – Людмила Путина шунда.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алда әйтелгән мөрәҗәгатьне кайбер үзгәрешләр белән кабул иттеләр. Соңыннан җыенны алып барган Р.Кашаповтан ни өчен барлык чакырылган кешеләрнең килмәве белән кызыксынам:

- Казаннар, Ижаулар, Оренбурлар вәгьдә биргәннәр иде, киләбез дип. Килеп җитмәүләре әлегә аңлашылмый. Ә менә Башкортстан вәкилләренең юл һәләкәтенә юлыгуларын әйттеләр.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG