Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози: Иранның атом коралына ия булуы – кабул итмәслек хәл


Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ), Иранның плутоний куллану өлкәсендәге мәсьәлә чишелгән, дип белдерде. Бу хакта МАГАТЭ сәхифәсенә эленгән Иранның мөрәҗәгатендә әйтелгән. Документта шулай ук, милли атом программасының башка юнәлешләрдә барган эше, мәсәлән, уранны баетуга аңлатмалар бирү графигы турында да әйтелгән.

Иран хәкимиятләре атом коралын булдыру турында яшерен эшләр алып бармыйбыз, дигән раславын дәвам итә.

Чит ил илчеләре каршында чыгыш ясаган, Франция президенты Николя Саркози, Иранның атом программасына карата болай диде:

“Иранның атом коралына ия булуы – минем өчен кабул итмәслек хәл. Мин, альянсның Иранга карата чикләүләрне катылату дигән бүгенге тоткан юлын Франция тулысы белән хуплый, дип әйтә алам. Шул ук вакытта без Тәһрәнның, алган вәгъдәләрен үтәү адымнарын аңлауга йөз тотабыз. Әгәр дә без вакыйгаларның коточкыч булып үсүен, ягъни Ираннның атом коралы булдыруы, я булмаса Иранны кемдер утка тотуын теләмибез икән, без тоткан юл - ул бердәнбер юл”-, диде Франция президенты Саркози.
XS
SM
MD
LG