Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская туганнары баш прокурор чыгышын “сәяси” дип атый


Анна Политковскаяның туганнары, Русия баш прокуроры Юрий Чайканың җурналистканы үтерү тикшерүләре турындагы чыгышын “сәяси” дип атады.

Алар, мәгълүмәтләрне алдан ук ачып бирү, алга таба тикшерүгә зарар ясап, бу җинаятъне башкарырга кушучыларны табуда комачаулык китерер, дип курка. Бу хакта Политковскаяларның гаилә адвокаты Анна Ставицкая белдерде.

Дүшәмбе көнне баш прокурор “Новая газета” хәбәрчесен үтерү эше буенча 10 кеше тоткарланган, дип хәбәр иткән иде. Чайка, бары тик Русиядән читтә яшәүчеләр генә Политковскаяныны юк итү белән кызыксынырга мөмкин, дип ассызыклады.
XS
SM
MD
LG