Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Хаҗ сәфәрен оештыра беләләрме?


Хаҗга багышланган зур Халыкара утырыш Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Диния Нәзарәте, Ислам үсеш банкы, Халыкара ИРСИКА, ягъни Ислам Конференциясе оешмасы,һәм республиканың сәүдә-сәнәгать пулаты оештырды.

Чарада Русия Дәүләт Думасы, Татарстаннан Президент Аппараты, Хөкүмәт вәкилләре катнашты. Чит илдән - Малайзия, Төркия, Македониядән Ислам җәмгыяте җитәкчеләре , шулай ук Русия төбәкләреннән, аерым алганда Мордовия, Самар, Пенза һәм башка яклардан хаҗ өчен җаваплы булган белгечләр килгән иде. Димәк, дини мәсьәләләргә хәзер дәүләт җитәкчеләре дә кушыла.

Татарстан Президентының тышкы мәсьәләләр киңәшчесе Тимур Акулов:

Бер 20 ел элек Казанда мондый утырыш була дисәләр беркем ошанмас иде.

Тимур Акулов соңгы елларда Ислам дөньясы белән элемтәләр артуын билгеләп узды. Русия Президенты Владимр Путин Согуд Гәрабстанында, Татарстан җитәкчесе кече Хаҗда булып кайтты. Мәскәүдән Русия Дәүләт Думасының комитет рәисе урынбасары Әхмәт Билалов нәкъ мөселманнарның хаҗга күпләп баруы нәтиҗәсендә, Русиянең Ислам дөньясы белән элемтәсе арта диде.

Утырышта дәүләт җитәкчеләре күбрәк Русия белән Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек турында сүз алып барса, дин вәкилләре хаҗи булырга теләүчеләр алдында торган проблемалар белән таныштырдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Малайзия һәм Төркиядә инде Хаҗ оештыру мәсьәләләре хәл ителсә, Русиягә әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Шуңадыр утырышта хаҗга баручыларны транспорт белән тәэмин итү, медицина хезмәтен күрсәтү, иминлек булдыру, чик чыгу, финанс мөмкинлекләр мәсьәләләре тикшерелде. Русия Дәүләт думасы вәкиле Әхмәт Билалов:

Бездә кешеләргә салырга кирәк булган, әмма Русиядә эшләнми торган вакцина - дару белән проблема чыкты. Икенче проблема ул транспорт. Быелдан Русия белән Согуд Гәрабстаны арасында очкычлар булачак. Бу исә арзанракка һәм зыян күрмичә Согуд Гәрабстанына барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әхмәт Билалов Русия күләмендә барлык мәсьәләләр әкренләп хәл ителүен әйтте. Төркиядә һәм Малайзиядә бу проблемалардан инде узганнар. Төркиядә Согуд Гәрабстаныннан күбрәк урын сорау мөһим булып тора, чөнки хәзердән үк чират 3 елга төзелгән дидеТөркия мөфтие урынбасары Фикрәт Караман:

Төркиягә ел саен Хаҗга бару өчен 70 мең урын бирелә, ә 2007 елга инде 670 мең кеше язылган

Фикрәт Караман әйтүенчә, алар өстәмә урыннар сорап, быел бер 100 мең мөселманны җибәрү ягын карыйячаклар. Ә Русиядән агымдагы елны 20 мең кеше барачак Хаҗ сәфәренә – шул кадәр урын бирелгән. Татарстаннан исә 2 мең 500 кеше. Малайзиядә исә Хаҗга иң лаеклылар гына бара ала икән. Анда башта 4 ай буе укыталар Хаҗ тәртипләрен, аннан имтихан алалар. Шуннан узучылар гына Хаҗга барырга лаеклы диде Малайзиядән “Табунг-Хаджи” оешмасы вәкиле Азми Әхмәд:

Малайзия патшасы тарафыннан заманында байлар да мохтаҗлар да Хаҗга бара ала алсын өчен махсус юнәлеш эшләнде. Алар акчаны әкренләп тапшыра баралар. Ул акча җыелып берәр юнәлешкә кертелә

Киләчәктә Малайзия тәҗрибәсен Татарстан да кулланырга уйлый. Бу хакта Татарстан Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый:

Хаҗга ниятләгән кешенең күпмедер акчасы бар икән, ул аны процентлы банкта саклыйсы килми ди һәм шул акчаны хәләл инвестицион программаларга кертә алачак. Шул сәбәпле акчасы үсәчәк һәм берничә елдан ул Хаҗга бара алачак

Хәзергә Русиядә хәзер Хаҗ оештыру белән күп ширкатьләр һәм эшмәкәрләр кызыксына башлады. Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчесе Шамил Агеев утырышта эшмәкәрләр Хаҗга акча эшләү кебек карамасыннар иде дип белдерде.

Чәршәмбе көнне утыршта Татарстанның Хаҗ оештыруда инде азмы-күпме алга киткәне сизелде. Билгеле, чит илләрдәге кебек әле халык ишелеп Хаҗга бармый. Бу мөгаен беренче чиратта кыйммәт булу сәбәпледер.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG