Accessibility links

Кайнар хәбәр

Титов губернаторлыктан алынды


Соңгы биш елда Самар губернаторы Титовның үз урыныннан китүе китмәве берничә мәртәбә гайбәт биеклегендә шаулап алынды. Быелгы август ае да бик зур шау- шу кузгатып алды. Аннан соң тынлык урнашты, һәм менә августның 27- дә Русия президенты Владимир Путинның әмере дә пәйдә булды. Титов губернаторлыктан алынды, аның урынына “Группа АвтоВАЗ” компаниясенең президенты Владимир Артяков билгеләнде. Артяков 2007 елның мартыннан бирле Самара губерна Дума депутаты, май аенда Артяковны Россия машина төзүчеләр Союзының рәис урынбасары итеп сайлап куялар.

Владимир Артяков икътисади фәннәр докторы, хәрби академия прфессоры, бик күп китаплар авторы, фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәтенең премиясенә ия шәхес, Дуслык ордены белән бүләкләнгән һәм дә “Хәрби дуслыкны ныгытуда керткән өлеше өчен” медаль белән бүләкләгәннәр үзен.

Шул уңай белән матбугатта коммунистлар вәкиле Валентин Романовның фикере басылды. Романов Артяковның килүе белән хәрби промышленность үсәр дигән фикердә. Романов шулай ук “Бердәм Россия”нең монополист булуын теләми. Романов белдерүенчә, “әгәрдә Артяков үз кәнәфиендә дәүләти караш белән эшләсә, без аңа ярдәм итәчәкбез, ә инде кланлык, шәхси интереслар өстенлек итсә, бу бик кызганыч.”

Шулай итеп, Самар өлкәсендә губернатор вазыйфасын үз җилкәсенә 48 яшьлек Владимир Артяков алды, ул үзенең телевизион чыгышында Самар өлкәсен яхшы белүе турында әйтте.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG