Башкортстан эчке эшләр министрына да яңа урынбасар билгеләнде. Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу урынга Василий Гугин билгеләнде. Гугин да федераль инспектор кебек Ырымбурдан күчерелде. Моңа кадәр министр урынбасары булган Вячеслав Цысь машина гаражында мылтыктан атылып үлгән иде. Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков бу билгеләүләр уңаеннан фикерләре белән бүлешеп, яңа билгеләнгән кешеләрнең хакимияткә бәйле булмасыннар өчен махсус читтән китерелеп куелуларын әйтте.