Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике башлы “аждаһа”


Уфа халыкара һава аланы ике җитәкчеле булып кала килә. Берсе — федераль милек министрлыгы билгеләгән Ирек Нәдршин, икенчесе — Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән Нәдршинга кадәр бу урынны биләгән Анотолий Привалов. Федераль милек министрлыгы Нәдршинны баш дип санаса, республика хакимияте һава аланы җитәкчесе итеп Приваловны күрү өчен көч сала. Һава аланы хезмәткәрләре Приваловны яклап каршылык акциясенә әзерләнә. Федераль милек министрлыгының республика идарәсе, әлеге мәсъәләдә ярдәм сорап, Башкортстан прокуратурасы һәм иминлек хезмәтенең республика идарәсенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG