Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда яңа йорт җимерелгән


Бакуда төзелеп бетүгә ишелеп төшкән йорт хәрәбәләре астыннан тагын ике тере кешене табып алганнар. Әзәрбайҗан гадәттән тыш хәлләр министрылыгы, җимерекләр астында 3 кеше калган, алар белән телефон элемтәсе бар, дип хәбәр итә. Баку прокуратурасы мәгълүмәтләрен караганда 8 кеше һаләк булган, 6 кеше яраланган. Йорт хәрәбәләре астыннан 5 исән кеше чыгарылган.

Яңа төзелә торган күпкатлы йортның җимерелеп төшүенә бәйле рәвештә өч кеше тоткарланган. Шуларның берсе - төзелеш ширкәтенең генерал директоры.
XS
SM
MD
LG