Accessibility links

Ингушетиядә укытучыны үтерүчеләр ачыкланган


“Мәктәп укытучысын үтерүчеләр ачыкланган” дип, Ингушетия президенты Мурат Зязиков белдерә. Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Мурат Зязиков, үтерешкә мөнәсәбәте булганнар да, бу җинаятьне башкаручылар да билгеле, дип хәбәр итте. Зязиков аларның исемнәрен атамады, бары тик “интернациональ кеше калдыклары” дип кенә әйтте.

Людмила Терехова һәм аның ике баласы 16 июльдә Ордҗиникидзевская касәбәсендә төнлә белән атып үтерелгән иде. Шул хәлдән соң ике көннән, аларны җирләгән вакытта зыяраттагы шартлаудан ун кеше зыян күрде.
XS
SM
MD
LG