Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка хәрбиләре Гыйракта Иран ватандашларын тоткарлау вазгыятен аңлаткан


Хәрбиләрнең әйтүенә караганда, 8 Иран ватандашын машиналарында корал тапканнан соң тоткарлаганнар. Корал Гыйрак каравылчыларыныкы булган. Ләкин ул коралны кулланырга аларның рөхсәте булмаган. Бу хәл кичә кич белән килеп чыккан, хәрбиләр иранлыларны кунакханәдән үк алып киткәннәр. Бүген, вазгиятне ачыклаганнан соң, аларны Гыйрак хәкимиятләренә тапшырганнар. Тоткарланган Иран белгечләре Багдадка электр станциясе төзелешенә ярдәм итү килешүен имзалар өчен, Гыйрак хөкүмәте чакыруы белән килгән булган.
XS
SM
MD
LG