Екатеринбурда оппозициядәге “Башка Русия” коалициясенең ике активистын кыйнаганнар.
Алексей Никифоров һәм Александр Лосицкийга төнлә белән һөҗүм иткәннәр. Аларның баш мие селкенгән, төрлечә яраланулары да бар.
Никифоров фикеренчә, бу һөҗүм 8 сентябрьдә Екатеринбургта узарга тиешле “Башка Русиянең” съезды белән бәйләнгән. Һөҗүмнәрдән зыян күргәннәрнең икесе дә төбәк оештыру комитеты әгъзәләре.