Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүчеләр исемлеген үзгәртәләр


Анна Политковскаяны үтерүгә мөнәсәбәте булучылар исемлеген яңадан тикшерергә кирәк, күрәсең. Чәршәмбе көнне Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе вәкиле Анна Усачева бу эш буенча ун кеше кулга алынган, дип белдергән иде. Бүген, шуларның берсе ФСБ хезмәткәре Павел Рягузов- башка гәепләү белән тоткарлаганы билгеле булды. Бу хакта Мәскәү хәрби мәхкәмәсе матбугат хезмәтеннән Александр Менченовский хәбәр итте.

“Коммерсант” газетасы, тагын бер шикләнелгән кеше, Мәскәүдә оештырылган җинатячел төркем белән көрәш бүлеге майоры Сергей Хадҗикорбанов, Анна Политковскаяны үтергән вакытта төрмәдә утырган, дип яза. Үзен танытмаган чыганакларга нигезләп, “Интерфакс” агентлыгы тагын ике кеше – Алексей Беркин һәм Олег Алимов – Политковскаяны үтерү эше буенча аларны кулга алу турында игълан ителүдән берничә көн алдан гына, сак астыннан азат ителгән, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG