Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перу хәкимиятләре ярдәм сорый


Перу хәкимиятләре ачынып, күптән түгел генә җир тетрәүдән зыян күргәннәргә ярдәм сорый. Тиз арада 40 мең чатыр кирәк. 200 мең кеше йортсыз калган. Менә инде ике атна, яңгыр, салкынга карамый алар ачык һава астында яшәргә мәҗбүр.

“Табибларга чикләр ачык” дип аталган Француз хәйрия оешмасы хезмәткәрләре, фаҗига булган төбәкләрдә хәлләр бик аяныч, әйтерсең җир тетрәү анда кичә генә булган, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG