Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак сугышында 200 журналист һаләк булган


Гыйракта 2003 елдан Американ хәрби операциясе башланган вакыттан алып 200 җурналист һаләк булган. «Репортерларга чик юк» дип аталган хокук яклаучы оешма мәгълүмәтләренә караганда, корбаннарның күпчелеге чит ил мәгълүмәт чаралары өчен эшләүче гыйрак ватандашлары. Быел гына 49 җурналист үтерелгән. Хокук яклаучылар хисабына караганда, җурналистларны урлап китүләр дә Гыйракта ешрак. Соңгы 4 елда гына 84 журналист урланган, шуларның яртысыннан киме генә азат ителгән.
XS
SM
MD
LG