Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң тәэсирле хатын кызлары билгеләнде


Дөньяда иң абруйлы, хакимият тәэсире көчле булган хатын-кыз дип, икенче ел рәттән Германия канцлеры Ангела Меркель аталган. Бу билгеләүләрне ел саен “Форбс” җурналы үткәрә. АКШ дәүләт секретаре Кондализа Райс икенче урыннан дүртенче урынга төшкән. Беренче урындагы Меркельдән соң, җурнал икенче урынны Кытайның вице-премьеры У Игә биргән һәм өченче урында Сингапурның инвестицияләр программасы җитәкчесе Хо Чин. Британия патшабикәсе Елизавета II 23 урында, 25 урынны Хилари Клинтон били. Ә инде АКШ президенты Джорд Буш хатыны Лора Буш 60-нчы урында.
XS
SM
MD
LG