Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда һаләк булган диңгезчеләр табылды


Израильнең төньягындагы диңгез буенда коткаручылар һаләк булган ике диңгезчене табып алган. Кичә кич белән Хайфа портыннан ике чакырым җирдә Урта диңгездә Израильнең йөк көймәсе белән Кыбрызның туристлар йөртүче корабы бәрелешкән. Туристларга зыян килмәгән, ләкин йөк көймәсе баткан. 13 кешелек экипажның 11-ен шунда ук коткарганнар. Ә инде ике диңгезченең мәетен су асты эзләүчеләре бүген, баткан көймәдән табып чыгарган.
XS
SM
MD
LG