Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рейтер: Талибан Сеулдан $20 миллион алуын белдерә


Рейтер хәбәр агентлыгы Талибанның югары бер җитәкчесенең Көньяк Кореа хөкүмәте Әфганстандагы 19 ватандашын тотыклыктан азат итү өчен 20 миллион доллардан артык йолым акчасы түләде дигән сүзләрен китерә. Хәбәр агентлыгы ул җитәкченең исемен атамаса да, ул Талибанның 10 кешедән торган идарә шурасы әгъзасы дип белдерә. Рейтер тагын аның бу акчалар яңа интихар һөҗүмнәре өчен корал һәм машиналар сатып алуга тотылачак дигән сүзләрен китерә. Талибаннан азат ителгән көньяк кореалылар җомга көнне Сеулга очты. Көньяк Кореа Талибанга акча түләгәнлеген кире кага.
XS
SM
MD
LG