Казахстан парламентының яңа сайланган түбән пулаты Мәҗлес үзенең беренче утырышында премьер-министр Кәрим Масимовның мөддәтен озайтты.
Барлык урыннарны да хакимият фиркасе биләгән Мәҗлес бертавыштан Масимовның премьер булып калуын хуплады.
Мәҗлес рәисе итеп бертавыштан элекке премьер-министр урынбасары Аслан Мусин сайланды.
2 атна элек узган парламент сайлауларында, рәсми нәтиҗәләргә караганда, хакимияттәге Нур Отан фиркәсе 88 процент тавыш җыеп парламентны тулысынча биләп алды, оппозициягә бер генә урын да калмады.