Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда Талибанның идарә йорты юк ителде


Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге коалиция хәбәр итүенчә, Әфган һәм халыкара көчләр көньяк-көнчыгыштагы Кандаһар шәһәрендә Талибанның идарә йортын җимереп 25 сугышчыны үтергән. Бу йортта Кандаһар белән көнбатыштагы Һерат шәһәрен тоташтыручы зур юлда еш була торган һөҗүмнәр оештырылган дип исәпләнелә. Коалиция белдерүенчә бу операция былтыр бастырылган сугышчыларның вәзгыятне үз кулларына алырга җыенуы турындагы күзләү мәгълүмәтләре нигезендә үткәрелгән.
XS
SM
MD
LG