Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть республикага файда китерә башлады


Нефть Татарстанда күптән чыгарылса да, республикага ул соңгы елларда гына файда китерә башлады. Бу хакта Әлмәттә 3 миллиард тонна нефть чыгарылу уңаеннен узган тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә билгеләп узды. Элек нефтьтән булган керемнең күбесе Русиягә китеп баруы беркемгә дә сер түгел. Соңгы елларда Татарстанга кала башлагач, социаль өлкәдә үсеш сизелә башлады – аеруча нефть районнары моннан файда күрә. Әлмәттә ике көн барган бәйрәм чараларында шул хакта сүз барды.

Татарстанда нефть 1943нче елда ук чыгарыла башлый. Беренче миллиард тонна 1971, икенчесе аннан 10 елдан соң ук табыла. Бу кара алтын чыгаруның иң җиңел вакытлары була. Бармак тыксаң да нефть ургылып чыга дип шаярта ул еллар турында белгечләр. Ләкин елдан-ел нефть чыгару авырлаша. Икенче миллиард тонна белән өченче миллиардны чыгаруга инде 26 ел вакыт китә. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев моның белән тукталмаска дигән максат куйды Әлмәттә 3 миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан оештырылган бәйрәмдә. Минтимер Шәймиев:

Моның белән эш кенә бетми әле. Безнең 4 миллиард тонна нефть табу өчен дә мөмкинлеләр бар әле, аны озакка сузмаска кирәк. Нефтьчеләр 40 процент нефтьне яңа ысуллар белән таба.

Минтимер Шәймиев Әлмәттә бәйрәм вакытында күп кенә яңа төзелешләрне кайсын тантаналы төстә ачты, кайсын карады. Әлмәтнең Боз сарае, теннис үзәге, хирургия комплексында булды. Яшьләргә социаль ипотека нигезендә яңа йорттан ачкычлар тапшыруда катнашты. Аннын соң М. Шәймиев:

Дөресен генә әйткәндә, нефть Татарстанга эшли башлады. Без ничек кенә республикага салымнар аз кала дисәк тә, әле нефтьнең бу кадәр Татарстан мәнфәгатьләреннән чыгып эш иткәне юк иде.

Тантаналы чаралар вакытында киләчәктә 5-6 миллион тонна нефть табу турында да сүзләр еш яңгырады. Яңа ысул белән кара алтын табу Әлмәт дәүләт нефть институты студетлары алдында максат итеп диярлек куелды. Минтимер Шәймиев әлеге уку йорты шәкертләре “Бердәм Русия” әләмнәре белән каршы алдылар. “Единая Россия – Сильная Россия, ягъни Бердәм Русия-Көчле Русия дигән шигарьләр яңгырады. Президент әлеге фирәнең җитәкчесе белән кызыксынгач, шәкертләр белми булып чыкты.

Нефть чыгарылу уңаеннан, Әлмәттә зур бәйрәм оештырылды. Нефть өлкәсендә хезмәт күрсәткәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ә Мәйданда узган күңел ачу чарасында барлык халык бәйрәм итте. Нефть чыгаручы Азнакай, Норлат, Зәй, Алабуга, Лениногорски үзләренең программасын күрсәтте. Рәсми өлешендә Русиядән Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстаннан министрлар катнашты. Минтимер Шәймиев Русия Преизенты Владимир Путинның котлавын җиткерде. Дәүләт думасы рәисе Борис Грызловның сәламен аның урынбасары Олег Морозов укыды. Аларның һәркайсында Татарстан нефтенең Русия икътисад үсешендә зур файда булуын ассызыклана.

Нефть чыгарылучы район халкы да “кара алтын” нәкъ аларда чыгарылуына шат. Хастаханәдә эшләүче Халисә Маннанова:

Без Әлмәткә 1983нче елда килдек, ул чакта әле шул кадәр үсеш алмаган иде. Хәзер юлларны да төзеклндерделәр, йортлар салалар. Мин үзем шәфкать тутышы булып эшлим. Хезмәт хакы – 3 мең 500 сум инде. Күп түгел.

3 миллард тонна нефть чыгару Әлмәттә зурлап-шаулап билгеләп узылды. Төнгә кадәр Татарстан һәм Русия җырчылары чыгыш ясады.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG