Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уку елы башланды


1нче сентябрь яңа уку елы башланды. Бу уку елында кайбер үзгәрешләр дә бар. Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко күрсәтмәсенә ярашлы, мәктәп ашханәләрендә, кибетләрдә кайбер азык-төлек тыелды. Андый азыклар исемлегенә чипсы (куырылган бәрәңге), гамбургер, суыра һәм чәйни торган кәнфитләр, каһвә, газлы эчемлекләр һәм тагы кайбер башка азыклар кергән. Русия кулланучыларын күзәтү хезмәтенең республика бүлекчәсе рәисе Римма Әхмәтшина бу исемлектә булган азыкларның мәктәп ашханә һәм кибетләренә эләкмәве күзәтү астына алынуын белдерде.

Әлеге тәртипкә өстәп Башкортстанда “Мәктәп сөте” исемле программа да көченә керде. Аңа ярашлы, түбән сыйныф укучыларына көнаралаш сөт биреләчәк.
XS
SM
MD
LG